Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2023, 10:01

Тапканнар гәеплене...

Мәче аркасында янгын чыккан, диләр.

Тапканнар гәеплене...
Тапканнар гәеплене...

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Салават шәһәренең Гафури урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр алгач, вакыйга урынына юлланалар. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, аларны кире боралар. Зур булмаган урында чыккан янгынны үзләре сүндергән булып чыга.

“Билгеләнүенчә, янгын булган. Урындагы мәче җылыткыч өстенә пәрдә һәм гардинаны китереп төшергән, ары таба аларга ут капкан”, - дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: