Башгидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән кар явачак. Көндез һава температурасы -7, -12 градус булачак.
25 гыйнварда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -11, -16 градус, урыны белән -20, -25. Көндез -5, -10.
Пәнҗешәмбе, 26 гыйнварда, шулай ук кар көтелә. Төнлә һава температурасы -11, -16 градус, урыны белән -20, -25. Көндез -5, -10 градус булуы көтелә.