Яңа заманалар җитсә дә, ат асрау белән кызыксыну кимеми.
Балтач районында атларны байтак шәхси ихаталарда асрыйлар. Шулай булыр да инде – монда бит унайлы урыннар күп. Районның табигате матур, болыннары жәйрәп ята, сулыклары күп.
Шулай ук ат үрчетү белән районның берничә хуҗалыгы да шөгыльләнә. Әйдәп баручы шундый хуҗалыкларның берсе – “Мотор” җәмгыяте. Анда 200дән артык баш токымлы ат исәпләнә. Шулай ук, күптән түгел, ике яхшы токымлы нәселле айгыр сатып алынган.
Алар өчен анда зур һәм иркен биналар каралган һәм барлык мөмкинлекләр булдырылган.