МХОда катнашкан якташларыбызга гуманитар ярдәм озатып барган ир анда көтмәгәндә улын очраткан. Мондый фото белән социаль челтәрләрдә Баймак районы Хакимияте уртаклашкан.
Хәбәр итүләренчә, гуманитар ярдәмне озатып барган ир улы белән очрашкан. Алар бергәләп Башкортстан флагы белән фотога төшкәннәр. Әтисенең формасына карасак, ул – МЧС хезмәткәре.
Бу фотоны күп кешеләр караган һәм изге теләкләрен җиткергән.
Аларга тиздән өйләрендә очрашырга насыйп булсын!
Фото: "Кызыл таң" гәзите.