Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар , 13:59

Балтачлылар - республика фестивалендә

Уфада “Яңа ел гаилә уеннары-2023” республика фестивале финалы булып узды.

Балтачлылар - республика фестивалендә
Балтачлылар - республика фестивалендә

Уфада “Яңа ел гаилә уеннары-2023” республика фестивале финалы булып узды.

Күңелле стартларда финалга чыгучы 69 гаилә командасы Уфаның “Динамо” стадионында көч сынашты.

Безнең районнан республика финалында Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбеннән Шәриповлар гаиләсе катнашты. Уллары Реналь белән район данын Рунал һәм Ирина Шәриповлар яклады.

“Шәриповлар гаиләсен яңа казанышлар белән котлыйм һәм Балтач районының данын лаеклы яклаулары өчен рәхмәтемне белдерәм!”, - дип яза район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә.

Балтачлылар - республика фестивалендә
Балтачлылар - республика фестивалендә
Балтачлылар - республика фестивалендә
Автор:
Читайте нас в