Ришат Төхвәтуллин федераль каналда чыгыш ясаган.
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин “Русия-1” каналының “Сәлам, Андрей” тапшыруында төрек җыры белән тамашачыларны куандырды.
Ул күпләргә таныш булган төрек җырчысы Тарканның “Дуду” җырын башкарган.
Тапшыруның бу чыгарылышы 2000нче елларның популяр җырларына багышланган.