Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2022, 16:32

Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!

Бүген, 2 декабрь көнне, Билгесез солдат көне уңаеннан “Сагышлы ана” мемориал комплексына чәчәкләр салынды.

Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!

3 декабрь көнне илебездә Билгесез солдат көнен билгелиләр. Бу көнне хәбәрсез югалган солдатларны искә алып, төрле хәтер чаралары үткәрәләр.

Балтач районында да һәр елны аларны хөрмәтләп искә алу традициягә әверелде. Быел да искәрмә булмады. “Сагышлы ана” мемориал комплексына тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды.

Әлеге чарада битараф булмаган авыл халкы, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм район Хакимияте вәкилләре кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

Митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгесез солдатларның исәпсез күплегенә һәм мондый көнне билгеләп үтү аларның һәрберсен хәтергә алу өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

—Яу кырларында билгесез югалган солдатларны эзләү әле дә дәвам итә. Һәм дәвам итәчәк тә. Бу безнең изге бурычыбыз. Алар илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен яу кырында баш салганнар, - диде Илгиз Әхвәс улы.

Чара ахырында митингта катнашучылар билгесез солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!
Автор:
Читайте нас: