Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2022, 13:46

“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”

Бүген, 2 декабрь көнне, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк” дип аталган чара үтте.

“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”

Бүген, 2 декабрь көнне, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк” дип аталган чара үтте.

Анда районда яшәгән сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылган иде.

Җыелган кунакларны сәламләп, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев изге теләкләрен җиткерде.

-Сезнең дөнья авырлыкларына бирешмичә ачык йөзле, зур йөрәкле булып кала белүегез алдында баш иябез. Һәм бүгенге чараны сезнең хөрмәткә багышлыйбыз. Сезгә тормышның яме,  туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергә саулык-сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән озак, куанычлы һәм бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез. Сез иң көчле, ныклы, якты йөзле кешеләр. Бергә һәм бердәм булып яшик, - диде Илгиз Әхвәс улы.

Шулай ук котлау сүзләре белән мөмкинлекләре чикле оешма рәисе Рәшит Хәбибрахманов та чыгыш ясады.  “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов биредә адаптив физик культура дәресләре үтүләре, ГТО нормативларын тапшырырга  теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге  турында сөйләп үтте.

Ары таба район мәдәният сарае хезмәткәрләре, тамашачылар арасыннан Петр Абдулов ( Янтимер авылы), Илшат Каюмов, Айдар Бәдретдинов (Тучыбай авылы) һәм Флүр Абраров (Имән авылы) үзләренең музыкаль чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.

Бәйрәм концертыннан соң, барысы бергә дартс, шашкалар, армрестлинг һәм кәрзингә туп белән ыргыту кебек ярышларга кушылдылар. Алар нәтиҗәләре буенча истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җырлы-биюле һәм уенлы чара тамашачылар күңелендә озакка җылы хис-тойгылар уятты.

“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк”
Автор:
Читайте нас: