Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2022, 16:38

Уфаның урам камераларында кешеләрне тану өчен биометрик система булдырылачак

Ясалма интеллект эзләү буенча мәгълүматлар базасында булган кешеләрне табачак.

Уфаның урам камераларында кешеләрне тану өчен биометрик система булдырылачак
Уфаның урам камераларында кешеләрне тану өчен биометрик система булдырылачак

Уфаның кайбер районнарында 2023нче елда видеокүзәтү камералары аша кешеләрне тану өчен биометрик система булдырылачак. Бу хакта, 1нче декабрьдә, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Сбербанкның республика бүлекчәсе идарәчесе Азамат Сәлихов хәбәр иткән. 

“Әлегә сынау кебек кенә була. Ясалма интеллект нигезендә ул эзләү буенча мәгълүматлар базасында булган кешеләрне табачак. Эчке эшләр министрлыгы белән үзара эш итүнең билгеле бер схемасы бар, аның буенча мәгълүматлар хокук сакчыларына тапшырылачак”, - диде Азамат Сәлихов.

Яңа система кешенең йөзен генә түгел, йөрешен дә ачыклаячак. Бу җинаятьчеләр битлекләр кигән очракларда ярдәм итәргә тиеш.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: