Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2022, 15:20

Кыш бабайга хат язырга онытмагыз!

Хатны 31нче декабрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Русия почтасы Кыш бабайга хатлар җибәрер өчен яңа ел почтасын ачты. Хатны 31нче декабрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

Бәйрәм өчен махсус бизәлгән яңа ел почта тартмаларын үзәк һәм зур почта бүлекчәләрендә табырга була. Кыш бабайга хатны гади почта тартмасына да төшерергә мөмкин – алар һәр бүлекчәдә бар.

Хат Кыш бабайга барып җитсен өчен конвертның тышына: “162390, Русия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, “Кыш бабай йорты” дип язырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: