Ноябрь башында Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоны взводы командиры “Томан” әти булган. Яугирнең хатыны Гөлнара аңа ул бүләк иткән. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә.
Әле икесенең дә хәлләре яхшы. Сабыйга Нуриман дип исем кушканнар.
“Исемне без ирем белән ике ел элек үх сайлаган идек. Нуриман “иман нуры” дигәнне аңлата. Хәзер бу исем минем өчен үзенчәлекле яңгырый. Чөнки безне, “доставаловларның” хатыннарын һәм әниләрен, хәзер иман гына саклый”, - ди Гөлнара.