Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 11:21

Башкортстанда 30 күп балалы хатын-кызга “Ана даны” медале тапшырылачак

Алар арасында Балтач районы вәкиле дә бар.

Башкортстанда 30 күп балалы хатын-кызга “Ана даны” медале тапшырылачак
Башкортстанда 30 күп балалы хатын-кызга “Ана даны” медале тапшырылачак

Башкортстанда биш һәм аннан да күп бала тәрбияләгән 30 хатын кызга “Ана даны” медале тапшырылачак. Республика Башлыгының тиешле указы БР хокукый мәгълүматының рәсми  порталында бастырылган.

Алар арасында Баймак, Балтач, Белорет, Бәләбәй, Бөре, Кыйгы,Мәләвез һәм башка районнар вәкилләре бар. Бүләкләнгән аналарның исемлеге белән сылтанма буенча танышырга була.

Исегезгә төшерәбез, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы аналарга бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә акча биреләчәк.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас в