Бүген Республика көне уңаеннан Иске Балтачта “Сагышлы ана” мемориал комплексына чәчәкләр салу тантанасы узды.
Әлеге чарада Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм район Хакимияте вәкилләре кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.
Митингта катнашучылар Ватаныбыз өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.