Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2022, 21:19

Русиядә төймәле телефоннарны сату 3,5 тапкырга арткан

Сәбәбе нәрсәдә?

21нче сентябрьдән 25нче сентябрьгә кадәр Русиядә төймәле телефоннарны сату, үткән атна белән чагыштырганда, 3 - 3,5 тапкырга арткан, дип хәбәр итә РИА-Новости. Mobile Research Group аналитиклары бу күренешне өлешчә мобилизация шартлары белән бәйли.

Билгеле булуынча, мобилизацияләнүчеләргә үзләре белән интернетка чыгу мөмкинлеге булган смартфоннар алу тыелган. Шул ук вакытта төймәле аппаратларны  мобилизацияләнүчеләр генә сатып алмаган. Әлеге телефоннарның сату үсешен барлык эре ритейлерлар да билгеләп үтә.

"Объясняем.рф" рәсми ресурсы мәгълүматы буенча, хәтта төймәле телефоннарны да хәрби хезмәткәрләр рота командирына тапшырырга тиеш. Телефоннар хуҗаларына билгеле бер вакытта гына биреләчәк. Шулай ук мобилизацияләнүчеләр часть командиры рөхсәте белән урындагы стационар телефоны белән файдалана алачак.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Теглар:#җәмгыять
Читайте нас: