Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь , 21:06

Повестка ничек тапшырылачак?

Таләпләргә туры килүчеләр (ягъни, кабатлыйбыз, армиядә хезмәт иткәннәр һәм  корал белән эш итү тәҗрибәсе булганнар) яшәү урыны буенча яисә эш урынында повестка алачак.

Повестка ничек тапшырылачак?
Повестка ничек тапшырылачак?

Кайбер ир-атлар мобилизация турында күрсәтмәләрне алдан алды, анда мобилизация игълан ителгәндә сезгә ашыгыч рәвештә шул урынга шул сәгатькә килергә кирәк диелгән. Таләпләргә туры килүчеләр (ягъни, кабатлыйбыз, армиядә хезмәт иткәннәр һәм  корал белән эш итү тәҗрибәсе булганнар) яшәү урыны буенча яисә эш урынында повестка алачак. Повесткаларны Дәүләт хезмәтләре аша җибәрмәячәкләр. Санлы үсеш министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, андый планнар юк, һәм моның өчен кирәкле законнар базасы да булдырылмаган.

Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук, полиция һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре ир-ат машина йөртүчеләрне урамда һәм юлларда тотачак, дигән имеш-мимешләрне дә кире кага. Бу дөрес түгел. Рәсми мәгълүматка гына ышаныгыз.

Яшькә һәм хәрби званиесенә карап, запасның барлыгы өч разряды бар. Аны ачыклау өчен, хәрби билетның 11нче битен ачыгыз. Категорияләр саннар белән билгеләнә: 1, 2, 3.

Автор:
Читайте нас в