Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 09:07

Мондый хәлне күрергә язмасын

Яшь ярымлык сабый 30 сантиметр киңлеге һәм тирәнлеге 6 метр булган буш торбага төшеп киткән.

Мондый хәлне күрергә язмасын
Мондый хәлне күрергә язмасын

Бу коточкыч хәл Күгәрчен районының Беренче Тапчан авылында булган.

Билгеле мәгълуматлар буенча, кичә, 19 сентябрь көнне, яшь ярымлык сабый 30 сантиметр киңлеге һәм тирәнлеге 6 метр булган буш торбага төшеп киткән.

Коткаручылар баланы исән-имин килеш торбадан чыгара алганнар. Коткару эшләре ике сәгать дәвам иткән.

“Хәзерге вакытта баланы табиблар карыйлар”, - диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: