Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 14:04

Башкортстанга буран якынлаша

17 ноябрьдә аерым районнарда синоптиклар 18 м / с га кадәр җил фаразлый, урыны белән кар көртләре, электрүткәргечләрдә һәм агачларда тепшек кар сыруы, бозлавык көтелә.

Башкортстанга буран якынлаша
Башкортстанга буран якынлаша

 

17 ноябрьдә аерым районнарда синоптиклар 18 м / с га кадәр җил фаразлый, урыны белән кар көртләре, электрүткәргечләрдә һәм агачларда җепшек кар сыруы, бозлавык көтелә.

Юлларда 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренү начараячак. Һава температурасы төнлә -6,-11°, аязган вакытта -16°, көндез 0, -5°кадәр көтелә.

Башкортстан республикага идарә итү үзәге һәм республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә сәфәрләрне планлаштыруга җаваплы карарга тәкъдим итә.

Мондый җил булганда юлларда өзеклекләр булырга мөмкин. Трассага чыгу куркыныч. Юлга чыгучыларның барысында да ягулык запасы, юлда тоткарлыклар булган очракта пассажирлар өчен җылы кием-салым һәм эчемлекләр җитәрлек булырга тиеш. Ә тоткарлану ихтимал — коткаручылар автотранспорт хәрәкәтенең кыенлашуын һәм үткәрү сәләтен чикләүне фаразлый.

Телефонны зарядкалы хәлдә тоту хәерле. Гадәттән тыш хәлләрдә 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: Башинформ 

 

Башкортстанга буран якынлаша
Башкортстанга буран якынлаша
Автор:
Читайте нас: