Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 17:11

Балтачлылар, полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез!

Полиция хезмәткәренә - аерым алганда, ЮХИДИ инспекторына ришвәт бирү-җинаять җаваплылыгына китерә торган гамәл. Ришвәт биргән өчен, бу фактның дәлиле булган очракта, водитель дә, инспектор да җәза ала. Аның күләмен билгеләү бирелгән акчага турыдан-туры бәйле.

Ришвәт алганда вазифалы кеше законлы яки законсыз гамәлләре (гамәл кылмау) өчен милек характерындагы файда ала, ә ришвәт бирү коррупциянең башлангыч этабы дип таныла – ул вазифалы кешене хокук бозуга этәрә.

Вазифалы кешегә ришвәт бирү РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсендә каралган җинаять санала, максималь җәза 15 елга иректән мәхрүм итү белән тәмамланырга мөмкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында ришвәт алу очракларын булдырмау максатыннан юл-патруль автомобильләре салоннарында коррупцион гамәлләрне теркәү өчен видеорегистраторлар урнаштырылган, алар гамәлләрне тышкы яктан һәм салон эчендә дә теркиләр. Хокук бозу факты буенча материалларны рәсмиләштергәндә барлык административ процедуралар да полиция хезмәткәре тарафыннан видеорегистратор эш итү зонасында гамәлгә ашырыла. Гражданинның җаваплылыктанчитләшүнең теләсә нинди омтылышы, юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт тәкъдим итүе артабан РФ Җинаять Кодексының 291нче маддәсе (ришвәт бирү) буенча җинаять эше кузгатуга нигез була.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауны һәм полиция хезмәткәрләренә карата коррупцион күренешләргә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итә.

Лилия Нәбиуллина, Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты

Балтачлылар, полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез!
Балтачлылар, полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез!
Автор:
Читайте нас: