Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 17:47

Республика кунаклары Балтач укучыларына футбол, волейбол туплары бүләк итте

Быел Иске Балтач авылында “Мәктәп укучылары аллеясе” булдырылды. Аллея Совет урамында, Комсомол урамы белән кисешкән чатлыктан башлана.

Яңа объект «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» милли проекты чикләрендә төзелде.

Биредә җәяүлеләр юлы, белем бирү процессын символлаштыручы тематик кече архитектура арт-объектлары урнаштырылды.

Республика көне алдыннан Балтачта үткән тантаналарда катнашкан кунаклар — район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрахимов,  якташыбыз, “Уфаның махсуслашкан инвестицион төзелеш комитеты” акционерлар җәмгыяте директоры Марат Васимов 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе укучылары белән очрашып, Марат Васби улы егез һәм кызларга футбол һәм волейбол туплары бүләк итте. Кунаклар укучыларның спорт сөеп, сәламәт булып үсүләрен, яхшы укуларын теләде.

Газим Талипов фотолары

Республика кунаклары Балтач укучыларына футбол, волейбол туплары бүләк итте
Республика кунаклары Балтач укучыларына футбол, волейбол туплары бүләк итте
Республика кунаклары Балтач укучыларына футбол, волейбол туплары бүләк итте
Республика кунаклары Балтач укучыларына футбол, волейбол туплары бүләк итте
Автор:
Читайте нас: