Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 10:01

Русиядә вакцинациядән соң өч көн ял белән тәэмин итәргә мөмкиннәр

Русиядә хезмәткәрләргә COVIDтан вакцинациянең һәр этабыннан соң, шулай ук пандемия шартларында прививкалардан соң, эш бирүчеләрне хезмәт хакын саклап, өч ял көне тәкъдим итәргә мәҗбүр итәргә телиләр.

Тиешле тәкъдим белән хатны социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин хөкүмәткә юллаган.

"Әлеге вакытта Русиядә дәвам иткән коронавирус инфекциясеннән массакүләм вакцинация уздыруга бәйле рәвештә, эш бирүчеләргә прививка ясаткан барлык хезмәткәрләргә түләүле өч ял көне бирү турындагы йөкләмәне кертү мөмкинлеген карауны сорыйм", - диелә мөрәҗәгатьтә. Петунин фикеренчә, прививкадан соң закон белән беркетелгән өстәмә яллар вакцинаөияләнгән кешеләрнең санын һәм коллектив иммунитетны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кусайко коронавирустан прививкадан соң өстәмә ял көннәре өчен чыгыш ясаган иде. Бу вакцинациядән соң кайбер кешеләрнең тән температурасының күтәрелүе белән бәйле, дип хәбәр итә "Милли яңалыклар хезмәте". Ә сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Николай Говорин хәбәр итүенчә, коронавирустан прививка ясаткан һәм вакцинациянең кире нәтиҗәләре аркасында больничный алган русиялеләргә аны 100% күләмендә түләргә кирәк, дип яза чыганак.

Русиядә вакцинациядән соң өч көн ял белән тәэмин итәргә мөмкиннәр
Русиядә вакцинациядән соң өч көн ял белән тәэмин итәргә мөмкиннәр
Автор:
Читайте нас: