Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 10:25

Башкортстанда җылыту сезонын 16 сентябрьдә башларга планлаштыралар

Башкортстанда чираттагы җылыту сезонын 16 сентябрьдә ачу планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр төбәк Хөкүмәтендә узган дүшәмбе көнге киңәшмәдә.

Мондый башлангыч карар Башгидромет фаразын исәпкә алып кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, ягып җылыту сезоны башлану турындагы карарны муниципалитет башлыгы, биш тәүлек дәвамында уртача тәүлеклек тышкы һава температурасы сигез градустан түбәнрәк булганда, кабул итә.

Регионның ТКХ министры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев сөйләгәнчә, 20-22 сентябрьгә Башкортстанда тәүлеклек һава температурасы, синоптиклар мәгълүматларына караганда, биш көн дәвамында сигез градустан артмаячак.

Шуңа күрә, 16 сентябрьдән социаль объектларга һәм күпфатирлы йортларга этаплап җылылык бирү башланачак, дип аңлатты Марзаев.

“Хәзер муниципалитетларның төп бурычы-җылылык җибәрү. Хезмәттәшләр, моңа әзерләнегез”, — дип мөрәҗәгать итте Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына, дип язды “Башинформ” агентлыгы.

Башкортстанда җылыту сезонын 16 сентябрьдә башларга планлаштыралар
Башкортстанда җылыту сезонын 16 сентябрьдә башларга планлаштыралар
Автор:
Читайте нас: