Русия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе аркасында карантинга китү ихтималын искәрткән.
Ул билгеләп үткәнчә, аның тирәсендә COVID-19 авыручы кешеләр бик күп.
"Кызганычка каршы, хәзер... Табиблар өйрәнәләр... минем әйләнә-тирәдә дә ковидка бәйле проблемалар килеп чыга. Чынбарлыкта ниләр булганын ачыкларга кирәк. Миңа тиздән карантинга китәргә туры килер дип уйлыйм. Тирә-юньдәге күп кешеләр чирли", — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.