Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2021, 09:32

Балтач районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Балтач районында белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара.

Балтач районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә
Балтач районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Иске Балтач. 5 август-"Балтач таңнары". Балтач районында белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара.

Балтач районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләр буегча урынбасары Инзилә Гасимьянова җитәкчелегендәге комиссия бәһалый.

Мәгариф учреждениеләрне 1 сентябрьгә әзерләүнең төп максаты комплекслы куркынычсызлык тәэмин итүдән гыйбарәт. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары күп критерийлар буенча комиссия тарафыннан тикшерелә: саклау системасы, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү корылмалары төзек булуы, штаттан тыш хәл килеп туганда бинадан запас чыгу юллары һәм баскычлар булу, шулай ук уку кабинетларында чисталык, яктылык стандартка туры килүе, укучы буена туры килергә тиешле парталар һәм урындыклар булуы, җиһазларның төзеклеге һәм башкалар. Ә иң мөһиме-мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең коронавируска каршы прививка ясатып, эпидемиологик хәл булдырмауга әзер булуына игътибар ителә.

Автор:Автор .
Читайте нас: