Токио. 4 август-"Балтач таңнары". Россия синхрончылары Светлана Колесниченко һәм Светлана Ромашинаның җәйге Олимпиададагы уңышы командага 14нче алтын медаль китерде.
Синхрончылар Светлана Колесниченко һәм Светлана Ромашина Токиода дәвам иткән Олимпиадада Россия командасының бүләкләр тупланмасын тагын бер алтын медальгә тулыландырды. Илнең җыелма командасының 14 нче алтын медале булды ул. Ромашина өчен бу-карьерасында 6 нчы алтын медаль. Ул синхрон йөзү тарихында иң титуллы спортчы буларак танылды. Чыгыш ясаганнан соң Ромашина бу аның соңгы Олимпиада уеннары булачагы турында белдергән.