Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2021, 14:45

Бөредә үсмер суга батып һәлак булган

3 август кичендә Бөре шәһәре тирәсендә Агыйдел елгасында 15 яшьлек яшүсмер суда батып үлгән.    

Бөре. 4 август-"Балтач таңнары". 3 август кичендә Бөре шәһәре тирәсендә Агыйдел елгасында 15 яшьлек яшүсмер суда батып үлгән.

Кече суднолар дәүләт эше буенча инспекциясе дәүләт инспекторы Алексей Галиуллин хәбәр иткәнчә, аның гәүдәсен Дүртөйле шәһәре эзләү-коткару отряды водолазлары тапкан.

Балалар елганың су керү өчен билгеләнмәгән урынында су кергәннәр. Ярда тыю билгесе урнаштырылган.⛔ Бу хәл буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Автор:Автор .
Читайте нас: