Шимбә, ягъни 14нче июнь көнне янә егетләр хәрби хезмәткә юлланды.
Кадерлеләрен изге теләкләр юллап якыннары озатырга иртәнге сәгатьтә килде. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча комиссар Ансар Арсланов тантанада егетләрне хәрби хезмәт белән бәйле яңалыклар белән таныштырды. Ансар Фазылкарам улы балтачлыларга лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләде. Үрнәкле солдат булучылар бихисап.
Җылы сүзләр, якты өмет белән балтачлыларны изге бурычны үтәргә озаттылар. Ир-егет өчен сынау мәктәбе- армиядә үрнәкле хезмәт итеп кайтуларын көтәбез.