Барлык яңалыклар

Безнең герой якташлар

Асавка мәктәбендә авыл модель китапханәсе авыл клубы хезмшткәрләре берлектә "Безнең герой - якташлар"патриотик сәгате үткәрде.

Безнең герой якташлар
Безнең герой якташлар

Чарада катнашучыларга солдатларыбызның батырлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров, Чечен Республикасында һәлак булган Эдуард Миңнеәхмәтов, аларның батырлыклары һәм Ватанга мәхәббәте турында сөйләделәр. Шулай ук Донбасста махсус хәрби операция башлану сәбәпләре һәм анда катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең батырлыклары турында. Авылдашлары Хурамшин Рөстәм Мөхәмәтьянович һәм Галиев Радмир Владимирович һәлак булганнар. Һәлак булган геройларны  бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның альбомнар күргәзмәсе, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы Герое Шакиров Үлмәс Шакирович альбомнары һәм Чечен Республикасында һәлак булган Эдуард Миңнеәхмәтов альбомы тәкъдим ителде. Чараны йомгаклап, СВОда катнашкан якташлар Бөек Ватан сугышы елларындагы бабалары кебек үк геройлар дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Безнең герой якташлар
Безнең герой якташлар
Автор:
Читайте нас