"Җиңү юллары"виртуаль экскурсиясе 2 февральдә-Русиянең Хәрби дан көнендә үтте. Совет гаскәрләре тарафыннан Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителү көнендә . Сталинград сугышы (1942 – 1943 еллар) Донның уң ярында башлана, анда 2 миллионнан артык кеше катнаша, ә миллионнан артыгы, кызганычка каршы, һәлак була. Ул немецларны тетрәндергән һәм аларның сугышчан рухын какшаткан совет солдатларының гаҗәеп батырлыгы белән билгеләп үтелде. Бу яудан Бөек Ватан сугышында борылыш башлана. Бүген Русия бөркетләре тәрбия буенча директор киңәшчесе белән бергә Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройлары» мемориаль комплексына виртуаль экскурсия ясадылар.