Барлык яңалыклар

Җиңү белән кайтыгыз!

Шундый теләкләрне  Ардагыш авылында яшәүче якташны махсус хәрби операция зонасына озатканда юлладылар.

Җиңү белән кайтыгыз!
Җиңү белән кайтыгыз!

"Җиңү белән кайтыгыз!

Шундый теләкләр белән Әрдәгеш авылында яшәүче якташны махсус хәрби операция зонасына озаттык, ул Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга дигән җаваплы һәм батыр карар кабул итте. Русия Кораллы Көчләре сафларына контракт хезмәтенә җыюның яңа шартлары буенча Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атлар бер тапкыр ике миллион сум алачак, ә аннан соң ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы алачак. Шулай итеп, хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 520 000 сум алачак. Ә тагын барлык контрактчыларга, аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама-льгота каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.

Контрактка Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатта 83477821676 телефоны буенча яисә Югары Тәтешле авылы,  Ленин урамы, 103 адресы буенча, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариат бүлекчәсендә, 83475321334 номеры буенча, адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47, яисә бердәм үзәк буенча кул куярга мөмкин. «Защитник» бердәм үзәге  буенча, адресы: Уфа, Элеваторная урамы, 15. Тулыракмәгълүматны 8-800-550-55-25 телефоны аша һәм башбат.рф. сайтка карарга була",—дип район Xакимияте башлыгы социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Җиңү белән кайтсын якташлар.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: