Махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга яңа ел күчтәнәчләре әзерләүгә Усман авылы хатын-кызлары дәррәү тотынды. Аларга Иске Балтач авылында яшәгән авылдашларыбыз Рәлифә Мөкминова һәм Гөлнур Зарипова да кушылдылар.
Усман авылының уңганнары 5нче декабрьдән 9нчы декабрьгә кадәр оста хуҗабикә буларак тырышлык салдылар. Алар 130 йомыркага токмач кистеләр. Туган як күчтәнәче итеп 50 йомыркага бавырсак пешерделәр. Ә чәй эчәр өчен хуш исле юкә балын да хәстәрләп аларны җайлап контейнерларга тутырып , изге теләкләрен дә юлларга онытмадылар. Афәрин уңган, булган хатын- кызларга. Укыган догаларыбыз кабул булсын. Туган як күчтәнәчләре махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга көч-куәт өстәсен.
Рәзиф ХАНОВ,
"Зәйтүнә" мәчетенең имам-хатибы.