Барлык яңалыклар

Карар кабул иткән якташны озату

Штәнде авылында яшәүчене иртә таңнан махсус хәрби операция зонасына озаттылар, ул Ватан мәнфәгатьләрен якларга батырларча карар кабул итте.

Карар кабул иткән якташны озату
Карар кабул иткән якташны озату

"Штәнде  авылында яшәүчене иртә таңнан махсус хәрби операция зонасына озаттык, ул Ватан мәнфәгатьләрен якларга батырларча карар кабул итте. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләре белән лаеклы хезмәт, уңышлар һәм җиңү белән кайтуларын теләдек! Без барлык яклаучыларыбызга батырлыклары һәм тәвәккәллекләре өчен рәхмәтлебез! Якташларыбызның туган җирне неонацизмнан ничек фидакарь рәвештә саклаулары белән горурланабыз!

Контракт буенча яклаучылар сафына Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)2-16-76 телефон номеры буенча яисә Ленин урамы, 103 адресы буенча Югары Тәтешле авылына, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатның 8(34753)2-13-34 телефон номеры буенча бүлекчәсенә (Комсомол урамы, 47) мөрәҗәгать итеп басарга мөмкин",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Исән-сау туган якларына җиңү белән  якташларыбызның кайтуын көтәбез.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: