"Иске Яхшый авылында яшәүче Ватанны саклаучылар сафына басарга батырларча карар кабул итте. Туганнары һәм дуслары белән иртә таңнан сугышчыны озаттык. Махсус хәрби операция зонасыннан барлык егетләребезне исән-сау һәм җиңү белән көтәбез!
Контракт буенча яклаучылар сафына Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)21676 телефон номеры буенча яисә Ленин урамы, 103 адресы буенча Югары Тәтешле авылы, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатның 8(34753)21334 номеры буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп басарга мөмкин",—дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Якташларыбыз исән-сау туган якларына кайтсын дигән теләктә калабыз.