Кунакта "Шаман" кушаматлы якташ булды, яраланганнан соң кыска вакытлы ялга кайткан ул. Егет кыскача үзенең хезмәте турында сөйләде. Ул күп балалы, биш бала атасы һәм онык бабасы. Чечен Республикасында хезмәт иткән, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Шуңа күрә ул горурланып Ватаныбызны сакларга юлланды. Очрашу бик җылы булды, аңа сәламәтлек һәм тизрәк кайтуын теләделәр. Барлык катнашучыларга батырлыклары өчен зур рәхмәт! Хәвефсезлекне онытып, безнең тыныч тормышыбызны саклаганнары өчен рәхмәт.