Штәнде авыл биләмәсендә мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре һәм хатыннары белән очрашу үткәрелде. Кунаклар сораулар бирделәр, проблемалар турында сөйләштеләр. Авыл биләмәсе башлыгы ата-аналарга улларының кыюлыгы, батырлыгы өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда катнашучылар урында проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр һәм килеп туган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Штәнде авыл китапханәчесе очрашуда катнашучыларга һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ясалган «Хәтер альбомы» н күрсәтте.