Барлык яңалыклар

Район халкы активлыгы сокландыра

Махсус хәрби операциядәге якташларга  ярдәм  итү табигый хәл. Гуманитар комвойлар күп тапкыр махсус хәрби операциядәге якташларга юлланды. Туган як сәламедәй, теләктәшлек билгеседәй кабул иттеләр аларны.

Район халкы активлыгы сокландыра
Район халкы активлыгы сокландыра

Махсус хәрби операциядәге якташларга  ярдәм  итү табигый хәл. Гуманитар комвойлар күп тапкыр махсус хәрби операциядәге якташларга юлланды. Туган як сәламедәй, теләктәшлек билгеседәй кабул иттеләр аларны.

Бу юлы махсус хәрби операциядәге якташларга  ярдәм кулы сузарга ниятләп район халкы катнашуында акча җыела. Изге эш белән Гали Карам улы Сәрвәретдинов шөгыльләнә. Аңа берничә сорау юлладык.

— Гали Карам улы, махсус хәрби операциядәге якташларга булышу көн кадагындагы сорау бүгенгә. Ул мөһим эш барышы уңышлы башланып киттеме?

— Үзебезнекеләрне ташламыйбыз, дигән чакыруга бар халык та кушылды.  Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз бу вакытта аларга бик  мөһим әйберләр исемлеген җиткерделәр. Шул максатта җыела бу акча. 22нче августның 16сәгать 30 минутына район халкыннан 180 мең сум акча җыелды.

—Акча күчергән кешеләр  турында ни әйтерсез? Кемнәр алар?

—Район халкы, әлбәттә. Олысы да, яше дә бар. Картага күчергән кешеләрнең исемлеген теркәп барам. Шактый кеше, оешмалар кушылды. Әгәр кирәк дип тапсагыз, исемлекне социаль челтәрләрдә урнаштырырга була.

—Ярдәм итү йөзеннән бирелгән акчаны, садака итеп бирүчеләр дә була. Кеше аны билгеле булу өчен түгел, бәлки, Җиңүне якынайту өчен бирәдер. Гомум суммасы һәм билгеләнешен әйтү кирәк. Ачык чыганакларда, бәлки, моның исемлеге мөһимрәктер.

—Берсүзсез, махсус хәрби операциядәге якташлар бик кирәкле дип санаган әйберләр исемлеге бар. Нәкъ шул максат белән җыела ул. Гомум суммага алынган әйберләр турында тулы отчёт-мәгълүмат, берсүзсез, социаль челтәрләрдә урнаштырылыр.

Бу эш дәвам итә.  Киләчәктә дә район халкы актив катнашыр дип ышанам. 

— Бүгеннән кушылырга теләгәннәрнең исенә төшерәбез. Акча җыю белән Сарвартдинов Гали Карам улы шөгыльләнә. 4276 0600 1265 4078 Сберкарта номерына "Помощь СВО" ("МXО ярдәм") билгесе белән җыела ул акча. Кулакча бирергә теләгән очракта Иске Балтач авылындагы Үзәк мәчеткә Фәһимҗан Нуртдиновка (мобиль телефон номеры 8-906-373-0331) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

        

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: