Барлык яңалыклар

Максат—яңа һәйкәл кую

Көнтүгеш авылы халкы кешеләр мемориал янына Җиңү көнендә генә килү белән чикләнмәсен, ә көн саен үтеп барганда  сугыш кырында мәңгегә торып калганнарга  яңа һәйкәлгә карап рәхмәт сүзләрен әйтсен дигән ният белән яңа һәйкәл куярга булды.

Максат—яңа һәйкәл кую
Максат—яңа һәйкәл кую

Бөек Ватан сугышы тәмамланган вакыт үткәндә калган бара. Аны узган ветераннар елдан-ел кими бара. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләргә багышланган һәйкәлләр хәзер яшәүчеләртарихны беркайчан да онытмаячагын гәүдәләндерә. Хәзерге буын үз иленең һәм кече ватанының тарихын белергә тиеш. Көнтүгеш авылы халкы кешеләр мемориал янына Җиңү көнендә генә килү белән чикләнмәсен, ә көн саен үтеп барганда  сугыш кырында мәңгегә торып калганнарга  яңа һәйкәлгә карап рәхмәт сүзләрен әйтсен дигән ният белән яңа һәйкәл куярга булды. Авыл халкы матди һәм физик ярдәм күрсәттеләр, шулай ук «Реаль эшләр» проекты буенча да акча бүлеп биреләчәк. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары исән калмады, шулай ук стенада ата-бабаларының эшен дәвам иткән җирле сугышчыларның исемнәре булачак...Бөтен җир шарында тынычлык тели авыл халкы. 

Көнтүгешлеләр җыелышып бергәләшеп өмәләр үткәрде, һәйкәл буласы урында җыештыру эшләре актив барды. Эш нәтиҗәсе дә озак көттермәс, күңел салып эшләгән эш ил тарихында батырлык үрнәге булган шәхесләр турында онытмаска өндәр.

 

Максат—яңа һәйкәл кую
Максат—яңа һәйкәл кую
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: