"Ир-егетләр тыныч тормышны яклаучылар сафына бастылар! Донбасс, Луганскның тыныч халкын, безнең тыныч тормышыбызны яклау алар иңнәрендә…Иртән махсус хәрби операция зонасына илнең Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган ирләрне озаттык. Батыр якташларыбызга уңышлар һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телик! Контрактка кул куйганнар өчен беренче айда хезмәт хакы белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләү 700 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр буенча 8-34778-2-16-76 телефоны буенча яисә Ленин урамы, 103 адресы буенча Югары Тәтешле авылына, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итегез (8-34753-2-13-34 ), Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47",— дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә пост урнаштырган.