Барлык яңалыклар

МХОда катнашкан «Бага» позывнойлы якташның әнисенең юбилее

Якташыбызның әнисен юбилее белән район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев котлады.

МХОда катнашкан  «Бага» позывнойлы якташның әнисенең юбилее
МХОда катнашкан «Бага» позывнойлы якташның әнисенең юбилее

"Хөрмәтле Валентина Гатифовна! Сезне юбилеегыз белән котлау минем өчен зур мәртәбә!

Сез тормыш иптәшегез Рәшид Тауфикович белән чын герой үстердегез! Улыгызга чын ир-ат сыйфатларын, мәсәлән, намус, батырлык һәм туган илгә мәхәббәтне тәрбияләп үстергәнсез! Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, һәрнәрсәдә иминлек телим! Ана мәхәббәте улыгызны сакласын! Беләм, Бага хәзер хастаханәдә дәвалана. Аңа тизрәк аякка басарга, барлык якташларыбызга, яклаучыларыбызга Җиңү белән өйгә кайтуларын телим!"—дип район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

Булдыклы улын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләп үстергән анага озын гомер, сәламәтлек телибез. Сау-сәламәт улы туган якка кайтуын теләкнең иң беренчесе. Якташларыбыз бар яклап та үрнәкле. Ихлас котлауларга кушылабыз.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: