Барлык яңалыклар

Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...

Уразай авылының булдыклы егетенең кара көч—фашизмның таралуына каршы көрәшкәндә гомере өзелде. Махсус хәрби операция зонасында якташыбыз Гыйльмияров Радим Әдис улы МХОда батырларча һәлак булды. Газим Талипов фотолары-сайтта.

Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...

Матәм митингы Уразай авылында үтте. Батыр яшәгән йортка аны хөрмәт иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

"Гыйльмияров Радим Әдис улы 1985 елның 21нче декабрендә Балтач районының Иске Уразай авылында туа. Радим гаиләдә беренче бала була. Ихтыярлы, тынгысыз һәм актив малай булып үсә. Аның әтисе иртә вафат була, шуңа да Радим балачактан җаваплылык тоя. Уләнисенең ярдәмчесе була.

1993нче елда Уразай урта мәктәбенә 1нче сыйныфына укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, Балтач 87нче  авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына укырга керә. 2005нче елда киң профильле тракторчы-машинист һөнәренә ия була. Активлыгы, тырышлыгы, ачыклыгы,  шаянлыгы, яшьтәшләре белән уртак тел таба алуы аерылып тора.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе аңа хас.

Шуннан соң төрле тармакларда эшли.

2023 елның 21нче ноябрендә Радим контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә. Хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.

Радим хәрби бурычын намус белән үтәде. Аның исеме район, республика, ил тарихына батыр ир-егет буларак язылачак. Аның турында истәлек гасырлар дәвамында сакланачак.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек"— диде Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов  Гыйльмияров Радим Әдис улы белән хушлашу матәм митингын ачканда.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты, "Газпром трансгаз Уфа" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генеральный директоры Шамил ШӘРИПОВ.: "Хөрмәтле Гильнара  Булат кызы, Гыйльмияров Радим Әдис улының туганнары, якыннары! Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары һәм үзем исемемнән  барыгызга да ихлас кайгы уртаклашу сүзләре җиткерәм.   Рядовой  Гыйльмияров Радим Әдис улын соңгы юлга озатырга җыелдык. Күбегез Радимны яхшы белдегез: ул эшсөючән, ышанычлы кеше булган. Укытучылары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында җылы истәлекләр саклый. Радим Әдис улы 2023 елның 21нче ноябрендә контрактка кул куйды. Ватанга хәвеф янаганда читтә кала алмады. Ул  күп ир-егетләр кебек доброволец буларак МXОга китте. Тик нацизмны җиңү, кызганычка каршы, бик кыйммәткә төшә.  Радим Әдис улын аыр чиккә кадәр хәрби присягага тугры калды. Без якташыбызның илне саклауны үз бурычы итеп санавы белән горурланабыз. Аның кешелек сыйфатлары, рухи көче һәм батырлыгы киләчәк буын өчен үрнәк булыр.  Каһарманнарның исемнәре  мәңгелеккә илебезнең, республиканың тарихи елъязмасына кереп калачак. Сезнең белән бар республикабыз авыр хисләр кичерә. Бу авыр сынауны үтәргә сезгә сабырлык телим.Батыр истәлеге саклансын өчен барысын да эшләрбез. Батыр якташ, хуш, туган җир-туфрагың җиңел булсын. Ватан өчен гомерләрен аямаганнарның даны мәңгелек ",—диде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычларны үтәү барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Гыйльмияров Радим Әдис улы вафат булганнан соң Батырлык  ордены белән бүләкләнә.

Рядовой Гыйльмияров Радим Әдис улының Батырлык орденын якташыбызның әнисе Гильнара  Булат кызына Шамил Госман улы Шәрипов тапшырды.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чын  күңеленнән кайгы уртаклаштып: "Кадерле балтачлылар! Без үзебезнең каһарман якташыбыз Гыйльмияров Радим Әдис улын соңгы юлга озатырга җыелдык. Махсус хәрби операциядә илебез һәм безнең киләчәгебез өчен батырларча һәлак булды. Ул Ватан куйган бурычны үтәгәндә алгы сафта булуны хуп күрде. Үзебезнең ир-егетләрне югалту чиксез авыр. Әнисе Гильнара  Булат кызының, Вадим Әдис улының, Радим Әдис улының туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.  Сез якын, газиз кешегезне югалттыгыз. Яшь, ныклы егетләрне югалтуы бик нык авыр. Аны сүз белән генә әйтеп аңлатырлык та түгел.

Райондашыбыз Радим Әдис улы биргән антына, Ватанына тугры калды. Хуш, батыр Радим Әдис улы, тыныч йокла! Ватан өчен һәлак булган батырларга мәңгелек дан",—диде.

Иске Янбай авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Мөбәрәк улы Ахунов махсус хәрби операция  бу төбәккә  дә  кайгы китерүен телгә алды:"Xөрмәтле, дуслар! Якташларны соңгы юлга озатырга җыелдык.  Соңгы вакытына кадәр хәрби антына тугры калган Гыйльмияров Радим Әдис улын  үз иленең, туган авылының ватанпәрвәре булды.   Үзе теләп махсус хәрби операциягә китте.  Аның  батырлыгын онытмабыз. Ил иминлеге өчен һәлак булганнарны онытмаячакбыз",— диде.

Русия Федерациясе флагы (әләме) батырның әнисе Гильнара  Булат кызына мәңгелек сакка тапшырылды.

Фәрит хәзрәт Хәмидуллин дини кануннарны

үтәде. Батыр уразайлы белән хушлашу митингында  катнашучылар Гыйльмияров Радим Әдис улын  соңгы юлга озатуда бердәм катнаштылар.

Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Соңгы минутына кадәр антына тугры калды...
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: