Барлык яңалыклар

Батыр Ислам кем ул?

Мәктәп укучысы «Крокус Сити Холл"да булган теракт вакытында йөздән артык кешене коткаруы мәгълүм. Унбиш яшьлек батыр кем ул?

Батыр Ислам кем ул?
Батыр Ислам кем ул?

 

Дагестанда туган яшүсмер, милләте буенча кыргыз. Ул гардеробта эшләгәнгә чыгу юлларын белә.  Атучылардан кайда качарга белмәгән көрчеккә барган халык төркемен  "Служебный, запас чыгу урыны"ннан чыгару өчен юлдан юнәлтә алган.

«Крокус Сити Холл " да гардеробчы булып эшләгән Ислам Хәлилов бинадан 100 дән артык кешене ничек алып чыгуы турында сөйләде. Ул инструкция буенча төгәл эш иткәнен, шулай ук керү һәм чыгу урыннарын яхшы белгәнен аңлатты.

Ислам сүзләре буенча, башта ул  тавышлар ишеткән һәм эскалатор белән нидер булган дип уйлаган. Ләкин соңыннан тавышлар көчәя, һәм ул куркып йөгерүче кешеләрне күрә.

Барысы да бер ишеккә йөгерәләр һәм „Экспо“ аша чыгу янында җыелалар, чөнки төп ишекләр террорчылар тарафыннан басып алынган була. "Мин аларны күрдем, алар бер кат югары  өске катта иде. Ишек карта белән генә ачыла, ә минем ул бар иде, мин кешеләрне: „Аталар-аталар, юл бирегез! " - дип кешеләр арасыннан үтеп кереп, ишекне ачтым", - дип искә төшерде мәктәп укучысы.

Ислам билгеләп үткәнчә, кешеләр шок хәлендә булганнар һәм нәрсә эшләргә һәм кая барырга белмәгәннәр. Ул аларга урамга чыгарга ярдәм итә.

Ислам сигезенче сыйныфта укый, эшли һәм футбол уйный, үзе программист булырга тели. Гаиләдә өч бала.

Чыганак

 

Фото  видеодан туктатылган мизгел.

Автор:
Читайте нас: