Барлык яңалыклар

Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...

Көндәшле авылының доброволец буларак МХОга барган акыллы, булдыклы ир-егете Дамир Кәрим улы Абдрахманов кара көч — фашизмга каршы көрәшкәндә, махсус хәрби операция зонасында  батырларча һәлак булды.

Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...
Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...

Матәм митингына Көндәшле авылындагы Дамир Абдрахманов үскән ихатасына аны якын күргән туганнары, дуслары, якыннары, авылдашлары җыелды.

"Дамир Абдрахманов Свердловск өлкәсенең Свердловск шәһәрендә 1990нчы елның 14маенда туа. Башкортстанның Балтач районы,  Көндәшле авылында яши.

1997нче елда Көндәшле урта мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. 2006нчы елда Дамир 9нчы сыйныфны тәмамлый һәм Иске Балтач авылының 87нче һөнәри белем бирү уку йортына укырга керә. Тракторчы-машинист һөнәренә ия була. Уку елларында тырышлыгы, активлыгы, сәләте, ачыклыгы белән аерылып тора.

  Совет Армиясендә хәрби хезмәтне 2009— 2010нче елларда үтә.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

2023нче елның 4нче августында махсус хәрби операциягә үз ирке белән контрактка кул куеп махсус хәрби операциягә китә. Дамир Кәрим улы махсус хәрби операциядә хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак була.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен, берсүзсез, зур кайгы. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек"— дип әйтте БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов Дамир Кәрим улы Абдрахманов белән хушлашу матәм митингын ачып.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле, Башкортстан Республикасы матбугат  һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе  урынбасары Фәнис Әхмәтов кайгы уртаклашу сүзеннән башлады.

"Башкортстан Республикасы Башлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кайгыгызны  уртаклашу сүзен җиткерәм. Якташыбыз батырлыгы тиңсез булуын билгелим. Укуда да, хезмәттә дә җаваплы булуы, ярдәмгә әзер булуы һәрберегезгә дә мәгълүм. Хәрби хезмәтен лаеклы үтә. Чын ватанпәрвәр һәм ир-егет буларак,  илебезгә куркыныч янаганда ул читтә кала алмый. Доброволец буларак Дамир Абдрахманов махсус хәрби операциягә бара. Анда тынычлык, дөреслек өчен гомерләрен салалар. Фашизмны юк итү буенча Дамирның максатын аның иптәшләре тормышка ашырачак.. Аның белән алгы сызыкта булганнар нацизмны туктату өчен барын да эшләрләр. Тарихта егетләренең батырлыгы, кыюлыгы, батыр Дамир Кәрим улы Абдрахмановның исеме калыр",—дип Фәнис Илдус улы Рәмзия Мәгафур кызына кыю ул тәрбияләп үстергәне өчен ихлас рәхмәт сүзләре юллады.  Русия Президенты Указы белән  хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Дамир Кәрим улы Абдрахманов "Батырлык"  ордены белән бүләкләнде. Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев орденны якташыбызның әнисе  Рәмзия Мәгафур кызына тапшырды.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев ихлас күңелдән кайгы уртаклаштып: "Бүген без соңгы юлга үзебезнең ир-егетебезне, саклаучыны озатабыз. Көндәшле авылыннан батыр ир-егетләрне күптән түгел озаттык. Соңгы вакыйгалар булгач Дамир Кәрим улы Абдрахманов контракт буенча махсус хәрби операциягә барырга ниятләде. Мобилизация игълан ителгәч  кире уйны башына кертмәде, алгы сафта булды.  Тәртипле, акыллы егет һәрвакыт күңелләрдә шундый булып калыр. Үзебезнең ир-егетләрне югалту бик авыр. Әнисе Рәмзия Мәгафур кызына, булдыклы ул үстергәнегез өчен рәхмәт сүзләре әйтәм. Район, республика халкы исеменнән әнисе, якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашам",—диде Илгиз Әхвәс улы.

Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов, көндәшлеләр исеменнән ветераннар советы рәисе Фазылгаян Нәртдинов, әтисе Кәрим Абдрахманов, сыйныфташлары исеменнән Илназ Әхмәтов Дамир Абдрахманов турында якты хатирәләре белән уртаклашты.

Русия Федерациясе флагы (әләме) батырның әнисе Рәмзия Мәгафур кызына мәңгелек сакка тапшырылды.

 

Көндәшле мәчете имамы Нәфис Хәмәтнуровов хәзрәт Коръән аятьлары укып, дини кануннарны үтәгәч, матәм митингында  катнашучылар Көндәшле авылының батыр улы Дамир Абдрахмановны соңгы юлга озатуда дәррәү катнаштылар.

МХОда Дамир белән бергә булган "Солома" позывнойлы ир-егет белән аралаштык. Кыю якташыбызны озатырга килгән ул. Якташыбыз турында истәлекләрен ир: "Абдрахмановның позывное да"Титан" иде. Җисеменә күрә булды аның исеме",—дип бар сорауларыма бер сүз белән генә җавап бирде...

Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...
Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...
Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...
Абдрахмановның позывное да"Титан"иде...
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: