Барлык яңалыклар

Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә

 МХОдагы якташларга посылкалар җыю дәвам итә, гуманитар комвойны илтергә әзерлек актив бара.

Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә
Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә

"Гуманитар комвой илтергә әзерләнәбез,  МХОдагы якташларга посылкалар җыю дәвам итә.  МХОдагы якташларга нәрсә кирәк булыр иде, якташларыбызның туган яктан еракта чакта көннәрен нәрсә уңайлы итәр иде, дип  егетләрнең үзләреннән белештек. Уртак эшкә кушылу теләге булса, эш көннәрендә 8(34753)2-10-47 номеры буенча Волонтерлар штабына шалтыратырга мөмкин. Посылкаларны җыю Иске Балтач авылы, Советская ур., 48 йорт адресы буенча бара. Шәхси посылкаларны алучының фамилия, исеме, әтисенең исеме, посылка коробкасына, элемтә өчен телефон номерын , позывное, танып белү өчен хәрби/часть, батальон һәм роталарның номерын күрсәтеп кабул итәбез",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Ерак тарафларда көн иткән якташларыбыз алар турында райондашлары, якыннары онытмавын тояр. Исән-имин туган якларына кайтырга насыйп булсын.

 

Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә
Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә
Гуманитар комвой илтергә әзерләнгәндә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: