Барлык яңалыклар

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек

Махсус хәрби операция барышында якташыбыз Рәхмәтов Руслан Базарбай улы һәлак булды. Фашизмның колач җәюенә вөҗдан кушканча каршы көрәшкәндә районның булдыклы егетенең гомере өзелде.

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек

Xушлашу матәм митингына Богдан авылында, Рәхмәтовлар йортында, аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары, туганнары, укытучылары, авылдашлары җыелды...

 

 " Руслан Базарбай улы 1986 елның 21 июлендә Үзбәк ССР Каракалпакстан Республикасының Чимбай шәһәрендә туа.Богдан гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала.            

 Уку елларында активлыгы, тырышлыгы, булдыклылыгы белән аерылып тора. Аннан соң, 2004нче елда Руслан Рәхмәтов 87нче Балтач һөнәрчелек училищесында  укый.    Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның. Балтач районы Иштирәк авылында яши.

2023 елның 16нчы ноябрендә контрактка кул куеп  һәм үз теләге белән «Рязань ВДВ»сы сафында махсус хәрби операциягә чакырыла. Махсус хәрби операция барышында хезмәттә Руслан Базарбай улы соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак була. 

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын вөҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек. Рәхмәтов Руслан Базарбай улы яшь буын өчен үрнәк булды"— дип әйтте Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов матәм митингын ачып. Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле,  КПРФның Башкортстан бүлекчәсенең беренче секретаре Юнир Котлугужин чыгышында   "Башкортстан Республикасы Башлыгы, үзем, республика халкы исеменнән һәлак булган Рәхмәтов Руслан Базарбай улының әнисе Римма Гыйльметҗан кызының, туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашам. Рәхмәтов Руслан ил киләчәге өчен һәлак булган. Аның читтә каласы килмәгән. Бер сафтагылар якташыбызны хөрмәт иткән. Руслан Базарбай улының якты истәлеге мәңгелек"—диде. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Руслан Базарбай улы Дәүләт бүләге— Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә. Орденны Рәхмәтовның әнисе Римма Гыйльметҗан кызына Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов тапшырды. 

Матәм митингында якташыбыз турында якты истәлекләр белән район Советы рәисе Азамат Мәгъзүмов, Богдан авыл биләмәсе башлыгы Нияз Саяпов, сыйныф җитәкчесе Рәйлә Кабулова, укытучысы Флария Солтанова уртаклаштылар.

Хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, фидакарьлек күрсәткәне өчен Русия Федерациясе флагы(әләме) Рәхмәтовлар гаиләсенә тапшырылды.

(Матәм митингы турында тулы мәкаләне гәзитнең алдагы санында укыгыз).

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: