Ирек Мөнир улы махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 27нче сентябрендә «Рязань ВДВ»сына чакырыла. 2024 елның 28нче февралендә әти-әнисе Ростов өлкәсе хәрби комиссариаты начальнигыннан аларның улы, хәрби антларына тугры калып, махсус операция барышында хәрби биремне үтәгәндә һәлак булганлыгы турында хәбәр ала . Хушлашу тантанасы Балтач районы Көндәшле авылында 2024 елның 2нче мартында 11:00 сәгатьтә узачак.
Аның турында истәлекләр якыннары, туганнары, иптәшләре йөрәгендә беркайчан да сүнмәячәк, ә аның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак!