Балтач районында ел башыннан ук, бигрәк тә Ватанны саклаучылар көне алдыннан, күп кенә оешмалар һәм учреждениеләр безнең якташларга ярдәм итү өчен күп санлы чаралар һәм акцияләр оештырылып үткәрелде. Аларга йөзләрчә һәм меңнәрчә район халкы кушылды. Бу шулай ук гуманитар ярдәм җыю, концертлар, солдатларга хатлар, видео котлаулар, окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үтү һ. б.. Төп максат-әлбәттә, безнең яклаучыларга ярдәм итү. "Романтик" яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре бу мөһим эшкә үз өлешләрен керттеләр. Алар теләкләр язып хатлар, аңа кушып татлы бүләкләр әзерләделәр.