Штәнде урта мәктәбенең Шәйморатов сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаков Ахвас Габделхаковичта булдылар. Балалар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Май аенда хөрмәтле ветеранга 100 яшь тула. Ахвас Габделхакович балаларга Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгалары, үзенең яраланулары һәм наградалары турында сөйләде. Очрашу кызыклы хикәяләре өчен ветеранга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Яшь буын ветераннарга хөрмәт күрсәтә һәм аларның хезмәтләрен онытмый.