Барлык яңалыклар

"Вакыт безне сайлады" чарасы

Яугир -интернационалистларны искә алу көнендә  Түбән Иванай урта  мәктәбендә "Вакыт безне сайлады" дигән очрашу узды.

Очрашуда ветераннар В.М. Килимбаев, С. И. Апляев һәм Д.М. Захаровлар катнашты. Элекке солдатлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, хезмәттәшләренең батырлыклары турында сөйләделәр, авыр елларда һәлак булган дуслары өчен кайгырулары көн кебек ачык. Яуга алар 18-19 яшьлек малайлар булып эләгәләр, ә кайнар ноктада булган вакыйгаларның бөтен куркынычлыгын тоеп, ир-егет булып өлгереп җиткән килеш кайталар. Мәктәп укучыларының күңеленә ветераннарның сөйләгәннәре үтеп керде. Меңләгән совет солдатларның бу игълан ителмәгән яуда һәлак булды, дистәләгән меңнәр инвалид булып кайтты, өч йөздән артык кеше хәбәрсез югалды. Һәлак булганнар арасында безнең якташларыбыз Альберт Сафиев һәм Фидус Шәртдинов та бар. Чарага чакырылган кунаклар укучыларны чын патриотлар, үз илләренең намуслы һәм җаваплы гражданнары булырга чакырдылар.

 

"Вакыт безне сайлады" чарасы
"Вакыт безне сайлады" чарасы
"Вакыт безне сайлады" чарасы
Автор:
Читайте нас: