Барлык яңалыклар

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек

Донбасс җирлегендә махсус хәрби операция барышында якташыбыз Фәхруллин Ришат Гафиф улы һәлак булды. Фашизмның колач җәюенә вөҗдан кушканча каршы көрәшкәндә районның булдыклы егетенең гомере өзелде.

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек

 Xушлашу матәм митингына Штәнде авылында, Фәхруллиннар йорты каршына, аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары җыелды...

 Фәхруллин Ришат Гафиф улы Штәнде авылында 1992 елның 23нче июлендә туа. Штәнде урта мәктәбендә 9нчы сыйныфны  тәмамлый. Уку елларында активлыгы, тырышлыгы, булдыклылыгы белән аерылып тора. Аннан соң 87нче  авыл хуҗалыгы һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлый.  Русия Федерациясе Армиясендә хәрби хезмәтне водитель вазифасында үтә.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

Xәрби хезмәттән соң  Уфа шәһәрендә чикләнгән җаваплылыктагы "Башпромгидрострой" җәмгыятендә уңышлы эшләгән.

2023 елның  февраль аеннан алып үз теләге белән шәхси хәрби компания "Вагнер" исәбендә махсус хәрби операциядә катнашкан. Донбасс җирлегендә хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак булган Ришат Гафиф улы.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын вөҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек. Ришат Гафиф улы яшь буын өчен үрнәк булды.

Ришат Гафиф улы белән хушлашу йөзеннән батыр фотосурәте алдына якыннары, авылдашлары тере чәчәкләр салды.

 Социаль сораулар һәм кадрлар белән эшләү буенча район Xакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова сүзен ихлас кайгы уртаклашудан башлады.

"Бүген Балтач районы зур югалту кичерә. Штәнде авылы егете Фәхруллин Ришат Гафиф улы үзенең хәрби хезмәтендә безнең илебез тынычлыгы өчен үз гомерен салды.

Xөрмәтле Гафиф Гыйндулла улы, Илүсә Зәнфил кызы! Сез чын батыр егет үстергәнсез. Булдыклы егет илне саклады.Шуның өчен сезгә зур рәхмәт. Гафиф Гыйндулла улы, Илүсә Зәнфил кызы! Сезгә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булырбыз.

Ишеткәнсездер, бар республикада МXОда катнашучыларга ярдәм фонды булдырылды. Шундый фонд шушы көннәрдә безнең районда да эшен башлаячак.

Ришат Гафиф улы  каһарман булып безнең күңелләрдә сакланыр.Без аны бервакытта да онытмаячакбыз,—дип үзе һәм район җитәкчелеге исеменнән кайгы уртаклашу сүзен җиткерде Инзилә Әдип кызы.

" МXО барганда Оборона министрлыгына теләктәшлек һәм ярдәм максатыннан  иреклеләр батальоннары, шәхси хәрби компания "Вагнер" оештырылды. Ул батальоннарга рәхмәтлебез. Аларның берсе сафына безнең Ришат кергән. Ватаны алдындагы бурычын үз гомерен аямыйча үтәгән. Без ахыргача аның батырлыгын онытмаячакбыз. Ришат Фәхруллин  ил мәнфәгатен саклауда  бурычын үтәп һәлак булды.  Батырлыгы онытылмас. Аның эшен башка ир-егетләр дәвам итәр.  Без җиңәрбез.

Ришат Гафиф улына РФ Оборона министрлыгыннан, БР Xәрби комиссариаты исеменнән рәхмәтлебез. Кайгыгызны ихлас уртаклашабыз,"— дип әйтте БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов.

Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев: "Ришатны авылда белмәгән кеше юк. Акыллы, тырыш, эшчән егет иде. Үз теләге белән МXОга барды. Авыл халкы исеменнән мәрхүмнең әти-әнисе, абыйсы, туганнарының  авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга тынычлык, сабырлык телибез. Калганнары аның эшен дәвам итеп, җиңү белән исән-сау кайтуларын телим.!"— дип фикерен җиткерде.

 Әти-әнисе, абыйсы, туганнарының тирән кайгысын уртаклашып Ришат  белән бергә эшләгән хезмәттәшләре исеменнән "Башпромгидрострой" җәмгыяте  мастеры Радик Галимханов, "Агропрофи" җәмгыяте   җитәкчесе Фидәис Xәмәдуллин,  Штәнде урта мәктәбенең директор урынбасары Резеда Исламгалиева, сыйныф җитәкчесе Фәридә Гәрәйшина,  туганы Альфред Фазылов чыгыш ясадылар. Ә сыйныфташы Фидәрис Сафин мәктәп еллары турында хатирәләрен барлады.

Безнең якты иртәгәбез булсын өчен якташыбыз һәлак булды. Туган илне яклау вазифасын лаеклы үтәгән якташыбызның якты истәлеге мәңгелек...

Абыйсы Фәнис Гафиф улы әти-әнисе, туганнары исеменнән хушлашу митингына килгәннәрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләре җиткерде..

Хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, фидакарьлек күрсәткәне өчен Русия Федерациясе флагы(әләме) Фәхруллиннар гаиләсенә тапшырылды.

Авылдашлар дәррәү  Ришат Фәхруллинны соңгы юлга озатты. Ачык йөзле, ихлас,тырыш, гадел булуын һәркайсы иң элек билгели. Кеше үзе фани дөньядан китсә дә изге эшләре халык күңелендә кала...

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: