Борынгы заманнардан ук кешеләр шундый игелекле затлар-фәрештәләр бар дип ышаналар. Әгәр дә сез аларны үз кулларыгыз белән ясасагыз һәм кемгәдер бүләк итсәгез, алар уенчык кына түгел, ә күңел җылысы һәм бәйрәм хисе бирелгәнен аңларлар. Бу фәрештәләр МХОда катнашучыларны сакласын һәм алар исән-сау әйләнеп кайтсын, дигән теләк белән ясала. Мондый акция ярдәмендә теләгән һәркем үз яклаучыларына ярдәм итә алачак, аларга үз игелегенең һәм туган ягының бер өлеше буларак талисман җибәрә, монда аларны яраталар һәм көтәләр.
Ерак тарафларда туган як сәламедәй кабул ителә мондый мөһим бүләкләр. Тырышып ясалган бу бүләк МХОда катнашучыларның күңелен күтәрер, рухи көч бирер дип ышанасы килә.