"Күп кенә егетләр хуҗалыкта, бакча эшләрендә ярдәм итәләр, кемдер туганнары янына барды, гомумән, барысы да мәшгуль. Ләкин, шулай да, безнең сугышчылар авылдашлары, мәктәп укучылары белән очрашу өчен вакыт табалар. Бу бик яхшы! Алар безнең өчен батырлык үрнәге!"-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.
Якыннары янында үткән вакыт мизгелдәй. Исән-сау кайтуларын ихлас көтә райондашлары. Бу бик мөһим.